Казанда кыз баладан 2 миллион сумлык зәркән эшләнмәләре алган курьерны кулга алганнар
Мошенниклык схемасында курьер ролен үтәп, Казанда кыз баладан 2 миллион сумлык зәркән эшләнмәләре алган 21 яшьлек егеткә ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Хокук сакчылары мәгълүматлары буенча, 2026 елның 25 февраленнән 2 мартына кадәр мошенниклар, җинаять җаваплылыгыннан азат итү сылтавы белән, балигъ булмаган баланы аларга 2 миллион сумлык зәркән эшләнмәләре, шулай ук 100 мең сум акча бирергә күндергән. Әтисенең кыйммәтле әйберләрен кыз курьерга Калинин урамындагы кибеттә тапшырган.
Соңрак курьерның Дзержинск шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егет булуы ачыкланган. Ул аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнә. Аны 27 июньгә кадәр өй аресты астына җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia