Казанда ике яңа урам барлыкка килде
Әлеге ике урам да танылган рус шагыйрьләренең исемен йөртәчәк.
Казанның Киров районында урнашкан "Залесный Сити" торак комплексында барлыкка килгән яңа урамнарга Гавриил Державин һәм Евгений Боратынский исемнәре бирелде. Казан шәһәре Башкарма комитетының 3532-нче номерлы әлеге карарына 2015 елның 23-нче сентябрь көнендә имза куелган.
Исем бирелгән урамнар шушы көннәрдә адрес планына һәм Казан шәһәре урамнары исемлеге реестрына кертеләчәк, шулай ук адрес атрибутикасы урнаштырыла башлый.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49100
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев