Казанда футбол капкасы бала өстенә төшү сәбәпле, җинаять эше ачтылар
Социаль челтәрләрдә Казанда 12 яшьлек малайның тренировка вакытында футбол капкасына асылынып торган, әмма ныгытылмаган конструкция түзмичә, аның өстенә ауганы турында хәбәр ителгән иде.
Малай баш мие җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин эш буенча алдан һәм йомгаклау нәтиҗәләре турында отчёт бирүне йөкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia