Казанда Балык Бистәсе волонтерларын бүләкләделәр
ТР Дәүләт Советында «Җиңү адымнары - 2020» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар һәм волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр
Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары һәм катнашучылары белән очрашты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган әлеге очрашуда «Җиңү адымнары-2020» республика проектында җиңүчеләрне, волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
ТР Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгында волонтерлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин тарихи һәйкәлләрне саклау, аларны төзекләндерү эшендә дә волонтерлар хәрәкәтенең ролен ассызыклады. «Бүген безнең оешмада 21 меңнән артык активист исәпләнә, хәрәкәткә инде биш елдан артык. Безнең төп бурыч-ветераннарыбыз традицияләрен киләсе буыннарга җиткерү», - диде «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Азат Идрисов.
Балык Бистәсе муниципаль районыннан Ямаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры А. Баһавиев, Олы Мәшләк, Олы Елга урта мәктәбенең волонтерлар отряды җитәкчеләре, педагог – оештыручылар Ф.Минһаҗетдинова, Н.Сәлахетдинова ,Балыклы Чүкәй урта мәктәбен тәмамлаган Айзилә Билалова катнаштылар. Алар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р.Кузюров исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ул «Җиңү адымнары 2020»Республика проекты кысаларында һәйкәлләрне һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү буенча чараларны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук әлеге проектта Балыклы Чүкәй урта мәктәбе һәм Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе актив катнаштылар. Проектның максаты - мәктәптә ирекле волонтер берләшмәләре булдыру, республика мәктәбе укучыларына гражданлык-патриотик тәрбия бирү.
Волонтерлар отрядларын һәм җитәкчеләрне бүләк белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар, алга таба да җиңүләр телибез, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте инициативаларын хуплау һәм үстерү өчен рәхмәт белдерәбез.
Елена Блинова,
район балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәте буенча методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа