Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда ана белән баланы бәрдергән исерек машина йөртүчене кыйнаганнар

Казанда исерек килеш руль артына утырып чыккан ир-егет җәяүлеләр өчен каралган светофорсыз кичүдән юл аша чыгучы ана белән баланы бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Әлеге юл һәлакәте кичә сәгать кичке 5тә Чуйков урамындагы 66 нчы йорт каршында булган....

Казанда исерек килеш руль артына утырып чыккан ир-егет җәяүлеләр өчен каралган светофорсыз кичүдән юл аша чыгучы ана белән баланы бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Әлеге юл һәлакәте кичә сәгать кичке 5тә Чуйков урамындагы 66 нчы йорт каршында булган. Аек булмаган 32 яшьлек ир-егет 14 нче модель «Лада»да светофорсыз җәяүлеләр кичүеннән әнисе белән чыгып баручы 4 яшьлек малайны бәрдергән. Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенгән һәм ул хастаханәгә озатылган.
Вакыйганың шаhитлары сөйләгәнчә, һәлакәт урынында сугыш башланган. Һәлакәтне күреп торган кешеләр исерек машина йөртүчене кыйнарга тотынган.
Машина йөртүчегә карата беркетмә төзелгән, машинасы штраф-стоянкага озатылган.
http://www.bugulma-tat.ru
Фото из сайта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев