Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре Балык Бистәсендә кайчанга кадәр булыр?

Ноябрь бәйрәмнәреннән соң Балык Бистәсе машина йөртүчеләрен үзебезнең район ЮХИДИ экипажлары гына түгел, Казаннан килгән юл-патруль хезмәткәрләре дә каршы алды. Әлбәттә, күп кенә машина йөртүчеләр өчен бу көтелмәгән хәл булды. 3 көнгә дип килгән шәһәр кунаклары районыбызда тагын күпме булырлар икән, дигән сорау белән күпләр кызыксына. Без бу сорауга ачыклык...

Ноябрь бәйрәмнәреннән соң Балык Бистәсе машина йөртүчеләрен үзебезнең район ЮХИДИ экипажлары гына түгел, Казаннан килгән юл-патруль хезмәткәрләре дә каршы алды.

Әлбәттә, күп кенә машина йөртүчеләр өчен бу көтелмәгән хәл булды. 3 көнгә дип килгән шәһәр кунаклары районыбызда тагын күпме булырлар икән, дигән сорау белән күпләр кызыксына. Без бу сорауга ачыклык кертер өчен тиешле урыннарга шалтыратып белешергә булдык.

Төгәл датасын әйтүче булмаса да, шуны искәртәсебез килә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү үзебезнең иминлек өчен кирәк. Казаннанмы, әллә районныкылармы - ЮХИДИ хезмәткәрләре дә шуның үтәлешен тикшерәләр икән, бу бер дә начарга түгел. Онытмыйк, кайда гына барсак та, өйдә безне гаиләбез, якыннарыбыз көтә.

фото из архива .

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев