Казан шәһәре футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк
Дөнья чемпионаты алдыннан “Җан атабыз,без футболны яратабыз”
Менә тиздән Казан шәһәре футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.Дөньякүләм кунаклар,җанатарлар янәшәсендә татарстанлыларга да зур спорт бәйрәмен күзәтергә мөмкин булачак. Спортның бу төре чыннан да кемнәрне генә кызыктырмый икән,кемнәр генә аның белән шөгыльләнми дә мавыкмый. Әлеге уңайдан районыбызның да үз спорт юлы,уңышлары бар. Соңгы елларда районыбыз спортчылары футбол дөньясында шактый куанычлы уңышлары белән сөендерергә өлгерделәр. Хәер, районда бу юнәлештәге эшчәнлек,максатлар,спортның бу төренә кагылышлы мәсьәләләр буенча сөйләшү өчен безнең хәбәрчебез район башкарма комитетының яшьләр сәясәте,спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Диләрә Әсгатҗ кыз Гыйниятова белән әңгәмә корды.
-Диляра Әсгатовна,кыскача гына районыбызның футбол дөньясы белән таныштырып китмәссезме?
-Дөнья чемпионаты уеннарының бер өлеше Казанда узуы татарстанлылар өчен зур тарихи вакыйга.Шуңа күрә без күңелебез белән инде күптәннән шушы дөньяда кайныйбыз.Соңгы вакытларда яшьләребезнең футбол кырларында аеруча акивлашканлыгы сизелеп тора. Шөгыльләнү өчен мөмкинлекләребез дә күпләр өчен кызыгырлык.Моннан 7 ел элек сафка баскан “Яшьлек” футбол стадионы ышанычыбызны аклады. Яшьләр бик күп йөри бирегә.Биредә спорт бәйгеләре,аеруча футбол ярышлары даими булып тора. “Кожаный мяч”(Дивизион-Б) республика ярышлары,кече һәм урта шәһәрләр, районнар арасында футбол буенча республика беренчелеге, республика җиңел атлетика ярышларының биредә еш узуы шуның ачык мисалы. Бу уңайдан балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләүче тренерлар Әнәс Пулатов, Айнур Шафиков,Ильмир Камалиевның профессиональ осталыгын билгеләп үтү мәслихәттер. Аларның дистәләгән шәкертләре футбол буенча үз яшьләренә карата спорт разрядлары алуга ирештеләр.Мактанырлыгыбыз бар,12-15 яшьлек спортчылардан торган район җыелма командасы узган ел“Кожаный мяч” республика ярышларында,республика беренчелеге өчен барган бәйгеләрдә ике тапкыр беренче,өч тапкыр икенче,бер тапкыр өченче урынга чыкты.Мини-футбол буенча республикакүләм җиңүләребез шактый җимешле,шактый гына югары дәрәҗә призлы урыннарга ирештек
-Яшүсмерләргә үрнәк алырлык район җыелма командабыз да бар бит әле?
- Сүз дә юк, соңгы елларда футбол буенча район җыелма командасы ирешкән уңышлар яшүсмерләр өчен үрнәк өлге булып тора.Узган ел футболчыларыбыз тренерлары Радик Гадеев,“2017-Беренче Лига” Татарстан Республикасы беренчелегендә, авыл командалары арасында бердәнбер буларак,7 баскычка күтәрелде. Командабыз быел да әлеге бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Уңышлар телик аларга.
Диләрә Әсгатовна, бер генә уен да җанатарларсыз үтми.Алар команданы күәтләп,футболчыларга көч биреп торучылар.Бу уңайдан безнең үз җанатарларыбыз бармы?
-Сез хаклы, бәйге,ярышларның алардан башка узуын күз алдына китерүе дә кыен. Күзәтүләрдән күренгәнчә, мондый ярышларга яратып йөрүчеләр балыкбистәлеләр арасында аз димәс идем. Гаиләләре белән йөрүчеләр шактый. Улларының уйнаганын күзәтүче әниләрнең ничек җан атканын күрсәгез иде сез. Алар үзләре мәйданга чыгарга әзерләр кебек.Өлкән яшьтәгеләр арасында да бар андыйлар. Бу уңайдан, иң өлкән җанатарыбыз -Ямаш авылыннан сугыш ветераны Мирзахан абый Әхмәтовне зурлап телгә алыр идем. Җан атабыз,без футболны яратабыз,диясем килә.
фотоsf-era.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа