Кайтавазлар булып хәтер калка
XX гасырның 30-40 нчы елларында туган буын күбесе сугыш чоры балалары. Һәркайсы кечкенә генә булса да авыл, район, хәтта республика үсешенә хезмәт өлешен керткән. Ул еллар өлкәннәребез күңелендә һәм йөрәгендә әле дә саклана.
Евдокия Федоровна Морозова гаиләдә дүртенче - төпчек бала булып районыбызның Байтирәк авылында туган. Сугыш башланганда аңа 4 яшь була. Шулай да ул әтисе Егорычев Федор Алексеевичны 1941 елның көзендә Байтирәк авылының башка ир-атлары белән бергә фронтка озатуларын хәтерли. Фронттан әтисе турында бер хәбәр дә килми, хәбәрсез югала. Әтисе белән бергә олы абыйсы Иванны да сугышка алалар. 1944 елда Иван Украинаны азат итү өчен барган сугышларда катнаша, яралана һәм хастаханәгә эләгә. Шуннан ул Украинада яшәп кала, анда гаилә кора.
Евдокия Федоровна сүзләренә караганда, балачактан иң истә калганнарның берсе - ачлык хисе. Еш кына черек бәрәңгедән ипи пешердек, диләр. Ә Евдокия язын, бакчада кар эрегән җирдән, бәрәңгене табып шунда ук ашауларын искә ала. Ул елларда хәтта бакчада үскән, ашарга яраклы һәрбер үләнне төннәрен чит кешедән саклаганнар. Евдокия әнисенең өйдән-өйгә балаларын ашатыр өчен хәер сорап йөргәнен хәтерли әле. Ә кем дә булса бирә ала идеме соң, барысы да бертигез яшәгәннәр. Күршедә кәҗә асрап яшәүче Семен бабай белән Арина әби булмаса, алар ачтан үләр иде. Кечкенә Дусяны кызганып, алар кызчыкны сөт белән сыйлаганнар, ашарга нәрсә дә булса биреп чыгарганнар. Ә ул күчтәнәчне өйдәге өлкәннәр белән уртаклашкан.
Сугыштан соң да тормыш авыр булган. Яланаяклы 7-10 яшьлек балалар урактан соң калган башакларны җыйганнар. Аның өчен аларга бал белән сыланган ипи кисәкләре биргәннәр. Сабыйлар аңа бик сөенгән. Мәктәпкә чабата, тузган фуфайкалардан йөргәннәр алар. Евдокия андый киемдә Балык Бистәсенә укырга йөрү уңайсыз булуын искә алды. Чөнки алар өлкән сыйныфта, үсеп килүче кызлар иде бит.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Евдокия Паново авылында хастаханәдә санитарка булып эшли. Ул вакытта яшүсмерләрнең урман эшкәртүләрендә катнашуы гадәти хәл булган. Паспорт алу өчен Евдокия вербовка буенча ике елга Владимир өлкәсенә торф эшкәртүгә киткән.
Бәтке авылы егетенә кияүгә чыга Евдокия һәм шунда гомер итәләр алар. 35 ел авыл мәдәният йортында башта клуб мөдире, аннан техник хезмәткәр булып эшли. Клуб эше бигрәк тә язгы һәм урып-җыю чорында терлекчеләр һәм игенчеләр эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Игенчеләр өчен агитбригадалар оештырганнар, уңыш сводкалары ясаганнар, көндәлек норманың үтәлеше турында "Яшен" стена газетасына язып барганнар. Моннан тыш ындыр табагында хезмәт куйганнар, азык чөгендерен эшкәртүдә һәм урып-җыюда катнашканнар. Кыскасы, колхозга нинди ярдәм кирәк, шунда ярдәмгә килгәннәр.
Евдокия Федоровна гаҗәеп матур тавышка ия, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясаган ул, аның башкаруындагы җырлар әле дә тамашачыларга ошый.
Бу тыйнак хатын-кыз йортында һәрвакыт бик уңайлы, матур. Улы Владимир һәм кызы Юля оныклары белән бирегә килеп ата-анага шатлык, йортка ямь өстиләр.
Людмила Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа