Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кайсы тауның ташларыннан икән  Батырлыкка һәйкәл куясы!"

Лачындай 5 егет! Бишесе дә армия сафларында хезмәт иткәннәр, бишесе дә туган авылларында бәхетләрен тапканнар, матур гомер кичерәләр...

Күгәрчендә генә түгел, тирә-күрше авылларда да Ширияздановларны белмәүчеләр сирәктер. Алтын куллылар! Агачка, кирәк икән, тимергә дә җан өреп, бизәк уя торган осталар алар. Шушы егетләрнең икесе - Габделбәр белән Рафыйк - Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәннәр. Очрашып сөйләшүебез дә әнә шул үткәннәр, утлы яуларны кичкән көннәр хакында иде. Башка әфганчылар кебек, алар да таш-кыялар илендә күргән-кичергәннәрен ачылып китеп сөйләргә яратмыйлар. Төшләренә кереп төн йокыларын качырган сугыш ир-егетләрнең холкына ныклык белән бергә сабырлыкны да җитәрлек өстәгән күрәсең.

-Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумында укыдым. 1978 елның 24 октябрендә армия сафларына чакыру алдым. Ул вакытта әле илләр тыныч иде. Шуңа күрә күңелгә бернинди шик-шөбһә кермәде. Поезд белән Ленинградка килеп урнаштык. Анда 6 ай сержантлыкка укыдым, - дип искә ала ул елларны Габделбәр Шириязданов. – Ул чакта яныма әти белән әни дә килеп киттеләр. Алар йөрәге сизгән күрәсең. Чөнки озак та үтми, безне Мурманскка җибәрделәр. Монда сержант буларак яңа килгән яшьләрне хезмәткә өйрәтергә туры килде. Частьта тыныч иде, гомумән, “дедовщина” дигән нәрсәне белмәдек без. 1980 нче елны каршылар алдыннан мөселман, татар егетләрен җыйдылар да кабат Ленинградка кайтардылар. Һәм шуннан поезд белән Оренбург, Казахстан якларына чыгып киттек. Кая барасын белмибез, барыбыз да гражданский киемнән, бернинди мәгълүмат юк. Төрекмәнстанның Кушка шәһәре аша Әфганстанга килеп кердек.  Безнең часть Шиндандга тукталды. Таш-таулар арасындагы Әфганстанны шунда күрдек без, - ди ул.

“Урал-375” машинасында сугыш кирәк-яракларын ташырга, үзләреннән ерак булмаган госпитальгә яралыларны илтергә, Төрекмәнстаннан азык-төлекләр алып чыгарга да еш туры килә аңа. Татарстаннан килгән егетләр белән дә шул вакытта табышалар. Бердәмлек, дуслыкның нинди зур көч икәнлеге шул чакта күренә дә инде.

Интернациональ бурычын үтәп 1980 елның Октябрь бәйрәменә  (7 ноябрь) авылга кайтып җитә Габделбәр Шириязданов. “Россия” колхозында бригадир, соңрак тракторчы, төзелештә эшли. Гаилә корып Халидә апа белән балалар үстерәләр.

 

Ул елларны оныту мөмкин түгел

-Мин 1983 елның 20 нче ноябрендә, кулыма шофер таныклыгы алганнан соң, Зәңгәр Күлдән Камил Гайфиев белән бергә армиягә киттем. Аның хезмәт итү урыны Украинага туры килде, ә без – Татарстаннан 125 егет, поезд белән Төрекмәнстанга киттек. Төгәл бер атна бардык. Без инде кая юл тотуыбызны аңлый идек. Әфганстан сүзе, анда барган сугышлар беребезгә дә ят түгел. Уйлаганыбыз юш килде дигәндәй, безне дә таш-кыялы илнең Шинднанд шәһәренә китерделәр. Анда карантинда булганнан соң Гришк шәһәренә күчендек,- ди Рафыйк Шириязданов .

Ике араны якынайтып сагынычлы солдат хатлары йөргән, телефон аша аралашу төшкә дә кермәгән еллар бу. Авылга килгән хат-хәбәрләр аналар йөрәген сискәндереп куя, телевизор, радиодан ишетелгән яңалыклар да йорттан-йортка “йөгерә”.

Танк гаскәрләре частендә Рафыйк Шириязданов төзәүче булып хезмәт итә. Сугыш кирәк-яракларын ташучы колонналарны саклап, озата бару нәкъ менә алар өлешенә туры килә. Үлем белән яшәү дияргә була бу араны. Уяулыкны югалту - үзеңне, иптәшләреңне югалту белән бер.

“Без солдатлар идек. Үзебезнең бурычны намус белән үтәдек” – бу җөмләгә әфганчы егетләрнең үткән юлы, язмышы сыйган. Әфганстан диюгә бүген дә аларның күз алдына күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелләре килә. Әмма ни хәл итмәк кирәк, авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел саен ачабыз.

-Узган елның август аенда Әфганстанда бергә хезмәт иткән, Татарстаннан бергә чыгып киткән егетләр белән очрашуыбыз булды. 125 егетнең бик күбе арабызда юк инде, - ди Рафыйк, авыр сулап.

...Интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдаш егетләрдән тирән мәгълүматлар алырмын дисәм дә, алар күңелен ача алмадым мин. Күрәсең, ул еллар белән бергә, ныклы йозакка бикләнгән. Аларның Ватан алдында күрсәткән батырлыклары хакында сүзсез генә  Рәхмәт хатлары, медальләр сөйли сыман.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса