« Кайнар линия » эшли
Яңа уку елы алдыннан «Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары куркынычсызлыгы буенча «Кайнар линия» эшен башлап җибәрде.
2019 елның 19 августыннан 2 сентябренә кадәр гражданнарга балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук гамәлдәге гигиена таләпләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча тематик консультацияләр үткәрә.
Түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
- Кеше хокукларын яклау федераль хезмәтенең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе эшләүче 8-8005554943 телефоны буенча;
- кулланучылар консультация үзәге «кайнар линия»сенә (843) 221-90-16 эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;
- «Роспотребнадзор» идарәсенә - (843) 273-15-83: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; җомга 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа