Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбер пенсионерларның пенсиясе артачак

2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана.

 Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шулай дип белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы. «2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр, 2022 елда исә 18,3 мең сумга җитәр дип фаразлыйбыз», – диде ул. Искәртеп үтик, хәзерге вакытта әлеге түләү күләме 15,4 мең сум.   Россия Пенсия фонды башлыгы сүзләренчә, 2020 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминаты буенча да пенсия күләме арттырылачак, аларның иң зур өлеше – социаль пенсияләр.

 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26824

akket.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса