Картаймас өчен, помидор ашагыз!
Бу яшелчә ярдәмендә дәваланып та, яшь булып та калырга була.
Азканлылык вакытында көн саен 2-3 стакан помидор суты эчегез. Әгәр дә артык авырлыгыгыз бар икән, атнага 1-2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз да 1,5-2 литр помидор суты эчегез, яки 8-10 помидор ашагыз. Тәнне калдыклардан чистартканда да, помидор файдага итәчәк. Ә менә картаймас өчен көнгә бер стакан помидор суты эчегез, яки бер тәлинкә помидор салаты ашагыз.
http://zamansulyshy.ru/news/fajdali/kartaymas-chen-pomidor-ashagyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа