“Картаямыни соң йөрәк?” – диләр күгәрченлеләр
Күгәрчен авылы талантларга бай булуы белән данлыклы. Гармун телләрен биетерлек осталары, сандугачлар көнләшерлек җырчылары белән танылулы ул. Узган атнада авыл мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чарасы исә авылның әнә шундый талантлы өлкәннәрен җыйды.
-Алар барысы да хөрмәт, ихтирамга лаеклылар.Элек-электән җыр-моңнары белән сәхнә тотканнар, кичке уеннарны гөрләткәннәр. Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсендә дә алар, яшьлек моңында тирбәлеп, концерт программасына үзенчәлекле нур өстәделәр. Исмәгыйль абый белән Гөлсинә апа Әхмәдиевлар, Рафаэль абый Галиуллин, Нурислам абый Мингарипов, Рузилә апа Әхмәтҗанова, Гүзәлия апа Хәмәтханова, Зәңгәр Күл авылыннан Мөнирә апа Сайфуллина, һәрбер концерт программасының якты йолдызы булып балкыган Рузилә апа Хәбибуллина, мәдәният йорты җитәкчесе Васыйл абый Мөбәрәкшин, авылыбызның оста гармунчылары Розалия апа Миннебаева, Рәсим абый Сәхабиевларга, Бирдебәк авылыннан килгән Евдокия Толстова җитәкчелегендәге үзешчәннәргә рәхмәтем чиксез, - ди Күгәрчен авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Чулпан Мингарипова.
Бәйрәмдә катнашучылар соңыннан чәй табыны янында иркенләп сөйләшеп утырганнар, үткән яшьлек елларын яңартканнар. “Олыгайгач аздан да күңел була”, дип юкка әйтмиләр. Кичә һәркемгә дә күңел көрлеге, яхшы кәеф бүләк иткән. Үзешчәннәр: “Тагын шундый матур очрашулар насыйп булсын иде”, дигән теләктә таралышканнар.
Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia