Карбыз салаты ( Рецепт)
Кирәк:
* карбыз – 100 г;
* брынза – 50 г;
* бөтнек – 7-10 яфрак;
* зәйтүн мае – 1 аш кашыгы;
* мәк – чеметем.
Эш барышы:
1. Карбызны төшеннән, кабыгыннан аерабыз. Шакмаклап турыйбыз.
2. Аерым савытта брынза турыйбыз. Бөтнек яфракларын турап, зәйтүн мае сибәбез. Әкрен генә болгатабыз.
3. Әлеге катнашманы карбызга салым, мәк сибәбез.
Бик тәмле булып чыга!
фото һәм чыганак http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/salat/?id=8028
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа