Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Карбыз-кавынны ачык туфракта ничек үстерергә?

Кыска һәм салкын җәйләр булган төбәкләрдә карбыз һәм кавынны ачык туфракта ничек үстерергә? Белгечләр әйтүенчә, кавын-карбызны ачык туфракка 3-4 сантиметр тирәнлеккә чәчәләр: карбызны бер-берсеннән 1,5-2 метр, кавынны 1-1,2 метр ара калдырып. Ләкин моны май ахырында түгел,ә айның беренче яртысында эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә алар җәй ахырына тулысынча өлгереп җитәчәк.

Кемдер әйтер: әле алда ярты ай салкыннар һәм кыраулар булуы ихтимал. Монда төп хәйлә – бакча культураларын май аенда каплап үстерергә кирәк.
1,5 литрлы пластик шешәнең аскы ягын кисеп ташлагыз һәм карбыз утыртылган урынны каплагыз. Беренче шешә өстенә икенчесе –  биш литрлы төбе булмаган су савыты куела. Шулай итеп, җылылык бик яхшы саклана торган “мини-теплица” барлыкка килә. Капкачын ачып, үсентегә су сибәргә дә, җилләтеп алырга да була. Аның астында карбыз тиз тишелә, алдан тәрәзә төбендә үстереп, үсентесен чыгарып утыртырга да мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса