Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кара җимеш пирогы пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: 50 гр чүпрә, 300 гр каймак, 250 гр йомшарган ак май (эретмәгез), 2 йомырка, ярты бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 кг га якын он кирәк.

Эчлек өчен: 250 гр каймак, 250 гр куертылган сөт, 2 йомырка, 500 гр кара җимеш, әстерхан чикләвеге.

Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым һәм иттарткычтан чыгардым. Куерак булса, кабат бераз су салыгызз, балсыз булса, шикәр комы өстәгез.

2 йомырканы миксер белән күперттем. Каймак һәм куертылган сөтне салып болгаттым. Баллырак яратсагыз, бераз шикәр комы салыгыз.
Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек кара җимешне сыладым. Аннан куертылганс сөтле сыеклыкны, соңыннан әстерхан чикләвеген ваклап сиптем.

 

 фото һәм чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kara-imesh-pirogy-pesher-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса