Кара бөрлегәннән кайнатма ясауның классик ысулы
Кара бөрлегән (ежевика) кайнатмасы үзенчәлекле тәме белән дә аерылып тора һәм күпсанлы файдалы үзлекләргә дә ия. Ул кышын чәй янына тәмле десерт, ә пироглар өчен үзенчәлекле эчлек тә була.
Кара бөрлегәннән кайнатманы классик ысул белән ясаганда җимеш белән шикәр комы да бер микъдарда алына.
900 грамм кара бөрлегәнгә 900 грамм шикәр комы салына.
Җиләкне чистартырга һәм яхшылап юарга, суын саркытырга. Аннары шикәр белән болгатырга һәм, согы чыксын өчен, 30 минут тотарга. Соңыннан сүрән утта 30 минут кайнатырга.
Кайнар кайнатманы парландырылган банкаларга тутырып куярга.
Хуш исле һәм тәмле кайнатма әзер.
https://rsloboda-rt.ru/news/җәmgyiyat/kara-borlegannan-kainatma-iasaunyn-klassik-ysuly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia