Камский авыл халкы ничек яши?
Камский бистәсенең сихәтле һавасын сулап, ямьле табигатенә сокланып урамның комлы юлыннан атлаганда гади генә авыл йорты каршысына килеп туктадык.
Биредә яшәүче гаиләнең капкасы ярым ачык булуы безне үзенә җәлеп итте. Безне күргәч бу йортта яшәүче Рәис Мөхәммәтсафин өй алдында мавыккан эшен ташлап якын туганнарын каршылагандай безне ачык йөз белән каршы алды. Ул бик тиз ачылып китеп безне үзе яшәгән бистә тормышы, яшәешләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Камский бистәсе күп еллар дәвамында районда яхшы сыйфатлы агачлары белән дан тоткан. Елганың аръягында әле халык телендә бик матур итеп Малиново дип йөртелгән тагын бер бистә бар. Тик анда халык саны нык кимегәнлектән ул Камскийның бер урамы буларак кына сакланып калган, анда бүген берничә генә гаилә яши. Соңгы вакытларда бу якларда да читтән кайтып дача участогы буларак ямьле җәй аен биредә үткәрүчеләр күбәеп китте. Биредә һәркайсының йортлары таза, нык, матур нарат агачларыннан төзелгән. Гадәттәгечә алар электр энергиясеннән киң файдаланалар. Спутник тәлинкәләре ярдәмендә телевидение тапшыруларын караучылар да бар. Кайбер гаиләләр инде интернет челтәрен өйләренә тоташтырганнар. Районыбызда табигый газ килеп җитмәгән бердәнбер авыл булса да, аларның тормыш-көнкүрешләре һич кенә дә зарланырлык түгел. Бакчаларын тутырып яшелчә, бәрәңге үстерәләр, һәр йортта кош-корт үрчетәләр, терлек асраучылары да бар. Буш вакытларын урманда җиләк, гөмбә җыеп файдалы үткәрүне матур гадәткә керткәннәр алар. Менә шундый уңайлы урында яшәсәләр дә, бүген биредә инде күбрәк өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә. Һәркайсының диярлек хезмәт юлы урманчылык белән бәйле. Рәис тә әтисе Вафа абзый хезмәтен мирас итеп алып агач кискән, урман сирәкләгән, яшь үсентеләр утыртып тәрбияләп үстергән, үз вакытында әле алар агач материаллары белән райтоп оешмасын да тәэмин итеп торганнар. Ә менә аның белән биредә 39 ел бергә яшәүче тормыш иптәше Лидия ханым мәктәптә балаларга белем бирүдә хезмәт куйган. Ул аны туганнары янына кунакка барган җиреннән ерак Төрекмәнстан якларыннан алып кайткан. Шулай итеп урман уртасында алар матур, күркәм гаилә корып кыз белән малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген икесе дә Казан шәһәрендә гомер итәләр. Әлбәттә, туган авылларын да онытмыйлар, элемтәне өзмиләр яшьләр.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia