Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камилә Әхмәдиевага Минтимер Шәймиев бүләген тапшырдылар

Мин, Әхмәдиева Камилә Марсель кызы, Күгәрчен урта мәктәбенең 11нче сыйныфында белем алам. Бөтен күңелемне шигырь язуга багышлыйм.

  Иҗатка омтылышымны күреп, укытучыбыз Тәнзилә Әсәтулла кызы Закирова, халыкара «Глаголица» яшь язучылар бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте. Һәм мин тәвәккәлләп язган шигырьләремне җыеп, гаризаны тутырып жюри әгъзаларына юлладым. 
Бераз вакыттан соң миңа жавап килде. Хат эчендә: «Кыска исемлеккә керүегез белән котлыйбыз!» дип язылган иде. Шатлыгымны кая куярга белми апам белән бүлештем, ул да бик нык сөенде. 
«Глаголица»дагы 5 көн бик тиз һәм күңелле узды. Күп кенә күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырылды, яңа дуслар таптык. Анда килгән балалар барысы да бик талантлылар иде.  Санаулы көннәр эчендә без күп нәрсәгә өйрәндек. Галимҗан абый Гыйльманов, Рифат абый Сәлахов безгә яңа мәгълүматлар житкерделәр, безне иҗади яктан сынап карадылар. Без монда белемнәребезне тагын да ныгыттык.
Бүләкләү тантанасы да килеп житте. Ул Минтимер Шәрип улы Шәймиев бүләген тапшыру өлеше белән башланып китте. Фамилиямне ишеткәч, үзем дә аңламастан, каушап калдым. Һәм ашыгып сәхнәгә мендем. Бүләккә бирелгән Сөембикә Ханбикә, аның улы Үтәмеш милли курчаклары һәм Минтимер Шәрип улының китабы минем өчен бик кадерле, истәлекле булды. Мин бик сөендем. Номинацияләр буенча бүләкләү өлеше башлангач та алып баручы Нонна Гришаева беренче булып минем исемемне атады. Бу минем тормышымдагы бик күңелле мизгелләрнең берсе иде. Сәхнәдә Рифат абый Сәлах бүләкли, аның шатлыклы йөзен күреп, мин сөенәм!
Минем әлеге жиңүемдә якташ шагыйребез Вазыйх абый Фатыйховның да зур өлеше керде. 

 

Дәвамын " авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса