Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камил Җамалиев: “Авыл зур бер гаилә, аның үсешенә һәркем өлеш кертергә тиеш”

Районыбыз авыл җирлекләрендә традицион отчет сессияләре башланып китте. Дөресрәге, Советларның киңәйтелгән утырышлары инде бу. Анда барлык авыл халкы чакырыла.

 Шуңа да алар халык телендә җыен дип тә аталалар. Отчет сессияләрендә шулай ук район, оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнаштылар.

“ Анатыш авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында”гы доклад белән авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев чыгыш ясады.

-Анатыш авыл җирлегенең Башкарма комитеты халык, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Халык мәнфәгатьләрен яклау, тәэмин итү буенча карарлар кабул итәбез,- дип башлады авыл башлыгы үзенең чыгышын.

 Узган ел авылның “Колосок” балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Муниципаль юл фонды хисабына җәяүлеләр кичүе җиһазландырылган. Республика бюджетыннан бүленгән, үзара салымнан җыелган акча хисабына Северная, Зеленая  урамнарында  590 метр юл ремонтланган, су үткәргеч челтәрләрдә задвижкалар алыштырылган. Анатышта асылмалы  басма төзекләндерелгән.

Узган ел 150900 сум күләмендә үзара салым акчасы җыйналган.  Республика хөкүмәте шуңа өстәп  603600 мең сум акча биргән.

Авыл җирлеге территориясендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы, унбер шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып баралар. Владимир Талаков, Габделхәй Ибраһимов  терлекләр үрчетү, Николай Володин  җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнәләр.  Алар  авыл җирлеген дә ярдәмнәреннән  калдырмыйлар икән.  Бу җәһәтән, Камил Җамалиев Владимир Талаковка, Евгений Лыловка, Миләүшә Тимофеевага рәхмәтен җиткерде.

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  49 сыер асрала икән. Ю. Константинов, И. Назаров, А. Талаков 6-7шәр баш, Н. Володин 12 баш савым сыеры асрыйлар.  К. Җамалиев  республика хөкүмәте тарафыннан терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәмнең дә уңай тәэсир итүен билгеләп үтте. Әйтик узган ел, сыер асраучыларга 171200 сум, кәҗә тотучыларга 28500 сум күләмендә субсидия бирелгән.

Докладчы авыл җирлегендә яшәп килгән проблемаларга да игътибарны юнәлтте. Аларны авылда яшәүчеләрнең актив ярдәме белән генә уңышлы чишеп булачагын ассызыклады. “ Авыл зур бер гаилә, аның үсешенә һәркем өлеш кертергә тиеш”,- диде ул.

 

 Отчет сессиясендә район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәнзил Мөхәммәтҗанов районда һәм авыл җирлегендәге оператив хәл белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин  шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияләр турында тәфсилләп сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов җыенда катнашучыларны районыбызның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары белән таныштырды. Аерым өлкәләрдә ирешелгән уңышларны билгеләп узды.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса