Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Кама» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Раил Бариевның Халыкара кооперация көне белән котлавы

Хөрмәтле кулланучылар җәмгыяте хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз! 

Сезне чын күңелемнән Халыкара кооперация көне белән котлыйм! 
Без бүгенге кискен көндәшлек шартларында да үз позицияләребезне саклап кала алдык. Кибетләре без авыл халкын кирәкле көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы эшләп киләләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне хәзерләүдә дә  нәтиҗәле күрсәткечләребез бар. Алга таба да күркәм традицияләрне саклап, тупланган тәҗрибәне баетып, сәүдәнең, җитештерүнең яңа ысулларын үзләштереп матур уңышларга ирешсәк иде.
Кулланучылар җәмгыятендә эшләүче барлык хезмәттәшләремә, ветераннарыбызга нык сәламәтлек, иминлек, муллык, бәхет-шатлыклар телим. Бергәләп  яңа үрләр яулыйк.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса