Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Как ясау ЫСУЛЫ

Гөлүсә Насыйбуллина тәмле ризыклар рецепты

Алманы юабыз да, сулы кәстрүлгә тутырып, газга утыртабыз. Аны йомшарганчы, изелеп төпкә төшкәнче пешерәбез. Аннан соң аны азрак суытабыз да тимер иләк аша чыгарабыз. Орлыклары - өстә, пюресы аста кала.

Төсе матур булсын өчен, бераз кайнатма кушып җибәрергә дә мөмкин. Мәсәлән, чия кайнатмасы кушкач, как ал төскә керә. Кайнатма булмаганда, бераз шикәр комы да кушарга мөмкин, ләкин бик баллы итәргә ярамый, чөнки аннан соң ул кипми. Аннары зур куна тактасы өстенә юка гына итеп атланмай сөртәбез дә алма пюресын шунда җәябез. Аны кояшлы, җиләс урынга куябыз. Ул, гадәттә, бер көн эчендә кибә.

фото Шәһри Казан газетасыннан алынды.

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/kak-yasau-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев