Кайнар ризыкның сәламәтлек өчен зыяны бармы? (Сорау - Жавап)
Сез сораган идегез. Кайнар ризыкның сәламәтлек өчен зыяны бармы? Шул турыда язсагыз иде. Ш.Камалов. Балык Бистәсе.
Балык Бистәсе үзәк хастәхәнәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев укучыларыбыз сорауларына җавап бирә.
Кайнар ризык куллану кешенең ашкайнату системасына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу берничә сәбәп аркасында килеп чыга:
1. Телдә тәм һәм температура рецепторларының артык йөкләнеше. Югары температура тәм тойгыларын вакытлыча сүндерә, чөнки терморецепторлар активлаша. Моның аркасында тәм рецепторларының сизгерлеге кими, ә лайлалы тышча күзәнәкләре зарарланырга мөмкин.
2. Ашказаны-эчәклек системасының хроник авырулары кискенләшә. Гастрит һәм башка хроник авырулары булган кешеләрдә кайнар ризык симптомнарын катлауландырырга мөмкин.
3. Ашказаны моторикасы бозылу. Югары температура аркасында ашказанында азык озаграк тоткарлана, бу уңайсызлык, авырлык һәм күңел болгану китереп чыгарырга мөмкин.
Пешүләр
Кайнар ризык үңәч һәм ашказаны лайласының пешүенә китерергә мөмкин.
1. Ашкайнату трактының пешүе. Кайнар ризыкны яки сыеклыкны, мәсәлән, аш, чәй яки сөтне йотканда лайлалы авыз куышлыгы, йоткылык һәм үңәчнең пешүе мөмкин. Гадәттә, мондый җәрәхәтләр үңәчнең өске өченче өлеше белән генә чикләнә, чөнки күп микъдарда кайнар су эчеп булмас иде.
2. Җәрәхәтләр ясалу. Кабатланган термик җәрәхәтләр ашказаны-эчәк трактының өске бүлекләрендә эзләр барлыкка китерә һәм бу озак дәвалануны таләп итә.
Тәкъдимнәр
Ашказаны-эчәклек системасы сәламәтлеген саклау өчен ризыкның оптималь температурасын сакларга киңәш ителә. Менә берничә киңәш:
1. Оптималь температура. Азык 40-42 градуска кадәр кыздырылырга тиеш. Мондый температурада ашкайнату системасы ферментлары иң нәтиҗәле эшли һәм лайлалы тышчаны зарарламый.
2. Температураны контрольдә тоту. Хәтта кайнар ризык кабул иткәннән соң уңайсызлык сизмәсәгез дә, ул зыян китерми дигәнне аңлатмый. Шуңа күрә ашамлыкларның температурасын күзәтү мөһим.
Сәхифәне Гөлчәчәк Газизова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia