Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кагыйдәләрне үтәү - көн таләбе

Шушы көннәрдә  яңа коронавирус инфекциясе шартларында эшкә әзерлекне мониторинглау буенча «Роспотребнадзор» Татарстан Республикасы идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча төбәкара бүлек җитәкчесе урынбасары Ирина Миличихина җитәкчелегендәге комиссия авыл ФАПлары һәм почта бүлекләренә тикшерү үтте.

 “Россиянең баш эпидемиологы карары» нигезендә, кагыйдә буларак барлык объектлар да коронавирус инфекцияләрен профилактикалау буенча таләпләрне үтәргә тиеш”,- ди ул. “Моңарчы һәр медперсонал бу мәсьәлә буенча уку һәм инструктаж үткән иде, - диде Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең  оештыру-методик кабинеты өлкән фельдшеры Миләүшә Насыйбуллина.

Бәтке, Олы һәм Кече Укмас, Балыклы Чүкәй, Иске Арыш, Олы Солтан, Шумково авылларында булдык без. Тикшерү барышында, иң беренче итеп персонал өчен битлек һәм перчаткалар запасын карадылар. Аннан килүчеләр өчен язма игъланнарның барлыгын тикшерделәр. Битлек  һәм перчаткаларсыз кешеләргә хезмәт күрсәтелергә тиеш түгел.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча памяткаларны барладылар. Антисептик, өслекне һәм идән дезенфикцияләүче чаралар почта бүлекләрендә тикшерелде. ФАПларда өстәмә рәвештә ничек җиһазландырылганнарын, махсус чараларны барлау белән беррәттән аларның кешеләрне кабул итү тәртипләрен дә карадылар.

Шул ук көнне район үзәгендә эшләп килүче чәчтарашханә  хуҗаларына  беркетмәләр дә  (предписание) тапшырылды. Анда язылган тәкъдимнәр үтәлешен алдагы атналарда тикшерәчәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса