Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Каенкай»да көннәр матур үтте

Балаларның җәйге ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, һәр елдагыча, быел да Котлы Бөкәш мәктәбендә лагерь оештырылды.

Бу – укучыларны азга гына булса да компьютердан, я булмаса телефонда утырудан аралау өчен бик кирәкле чара иде. 21 көн – 26 майдан 15 июньгә кадәр дәвам иткән “Каенкай” мәктәп яны лагерында 43 бала ял итте. Бик тә күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы чаралар белән узды ул. Укучылар өчен кызыклы экскурсияләр, ачык һавада спорт, интеллектуаль уеннар оештырылды. Көнебез иртәнге гимнастика ясау белән башланды. Аннан соң линейкада һәр отряд уеннар белән узды. Дуслык, татулык, бердәмлектә көч сынашу иде бу. Балаларның тирә-юньне яңгыратып шау-гөр килеп уйнаулары, йөзләрендәге куанычлы елмаюлар – мәктәп яны лагерында узган көннәрнең чынлап та матур булуын дәлилләде кебек. Җәйнең иң күңелле, кабатланмас мизгелләре иде ул. Рузидә Гатауллина. Котлы Бөкәш мәктәбе. «Каенкай»да көннәр матур үтте үзенең девизын әйтте, җырын башкарды. Ул көнгә планлаштырылган чаралар белән таныштырдык. Ә алар төрледән-төрле булды. Быел Алабуга шәһәренә экскурсиягә дә бардык. Укучыларга аеруча Марина Цветаева һәм тарихи музейлар ошады. Аннан үзебез өчен бик күп мәгълүматлар алып кайттык, белемебезне ныгыттык. Район үзәгендәге “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында бассейнда йөзү дә лагерьга йөрүчеләр күңеленә хуш килде. Болардан тыш “Гиннес рекордлары”, “Кызлар һәм малайлар көне”, ике командага бүленеп “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында катнашу, “Россия көне” һәм башка чараларда укучыларыбыз үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, белемнәрен чарладылар. Иртәнге һәм төшке аш менюлары да үзгәртелеп, санитар-гигиена таләпләренә нигезләнеп төзелде. Балалар ихлас күңелдән пешекчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә инде лагерьның соңгы көнен без Сабантуй бәйрәме белән төгәлләдек. Балалар өчен чын бәйрәм булды ул. Рәхәтләнеп капчык киеп йөгерешү, җептән бүләкләр кисеп алу, чүлмәк вату, аркан тартышу дисеңме – барысы да татар халкының милли бәйрәменә хас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса