Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте
12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.
Бу авыр минутларда яныбызда булып, аны озатуда рухи һәм матди яктан булышкан барлык туганнарга, авылдашларга, дусларга,кияү-кодаларга, Бәтке авыл җирлеге башлыгы, «ЭкоДом», «Дельфин» оешмалары җитәкчеләре Рәсим Җамалиев һәм коллективына, «Теплоэнергосервис» предприятиесе җитәкчесе Альберт Мифтаховка, «Логос» җәмгыяте җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезне кайгы-хәсрәтләр әйләнеп узсын.
Мостафиннар, Касимовлар гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа