Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәбестә ярылмасын өчен нишләргә

Кайбер төр кәбестәләрнең күчәне үскән вакытта ярыла. Әлеге күренеш хас булган кәбестәләр башкалардан үзләренең үзенчәлекле тәмнәре һәм яфракларының йомшаграк булуы белән аерылып торалар.

Мондый төр кәбестә үстерергә теләүчеләр алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Шулай итеп ярылу куркынычын да киметергә була. Кәбестә ярылу еш кына тиешенчә ашламау һәм начар һава шартларына бәйле (мәсәлән, салкын һава торышы җылы һәм дымлы һава белән алмашына). Суыткан вакытта яфрак тукымалары тупаслана (суны саклап, салкыннар белән көрәшү өчен).

Шуннан соң җылытып җибәргәч, эчтән яңа тукымалар үсә башлый һәм менә шулар аркасында иске яфраклар ярыла. Моның белән көрәшү өчен кәбестәгә даими рәвештә су сибеп тору зарур.
Икенче сәбәп - үсешнең башлангыч чорында туклану җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Шуннан соң, ашлама керткән очракта, кәбестә үсә башлый. Ул исә, үз нәүбәтендә, кабат ярылуга китерә. Шуның өчен ашламаны үсешнең башлангыч чорында күбрәк кертергә, ә икенче яртысында бераз киметә төшәргә кирәк.

Бәрәңге чәчәкләрен өзәргә ярыймы һәм сабагын чабарга кирәкме?
Бакчачылар арасында бәрәңге чәчәген өзү турында бәхәс күптәннән бара. Берәүләр фикеренчә, чәчәкләре өзелгән бәрәңгедә онча, аксым һәм С витамины күп була.
Икенчеләре чәчәкләрне түгел, ә җимшәннәрне өзәргә тәкъдим итә. Янәсе, өзелгән җимшәннәр урынына икенчеләре үсеп чыгачак һәм бәрәңге тулысынча өлгерү урынына көзгә кадәр чәчәк атып утырачак.
Өченчеләре исә ачылырга ирек бирмичә, бөреләрне өзеп алу ягында. Зур мәйданда боларны эшләү кыенрак, әлбәттә, ә менә кечкенә бакчада тәҗрибә үткәреп карарга мөмкин.
Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче галимнәр төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр һәм чәчәкләрне, бөреләрне өзү һәр бәрәңге төренә төрлечә тәэсир итүен ачыклаганнар: уртача иртә өлгерүче төрләрнең уңышы арткан, уртача өлгерүче төрләргә тәэсир әзрәк булган, ә иртә өлгерүче төрләр, гомумән, бернинди нәтиҗә дә бирмәгәннәр.
Танылган «Сантэ» төренең чәчәкләрен өзеп алгач, уңыш 20-22 процентка арткан.
Ә менә галимнәрнең барысы да бертавыштан бәрәңге алырга ике атна кала сабагын чабарга тәкъдим итәләр. Ул, беренче нәүбәттә, гөмбә авыруы белән зарарланган сабактан йогышның бәрәңгегә үтеп керүен булдырмый кала. Икенчедән, бәрәңге сабагын чабу үсешне туктатып, кабыгы калынаю өчен кирәк. Мондый бәрәңгеләр яхшырак саклана.

Алмагачка кайчан су сибәргә?
Суны беренче тапкыр алмалар урман чикләвеге кадәр булгач (бер агачка 15 чиләк) сибәргә кирәк. Шул ук вакытта алмагачларга аз матдәләр дә кертеп торалар.
Августның икенче яртысында тамыр үсеше башлана, шуңа күрә алмагачка фосфорлы һәм калийлы ашламалар (10 л суга 1 аш кашыгы супер-фосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты; ябалдашның 1 дүрткел метрына 1 чиләк) сибү зарур.
Уңыш җыеп алганнан соң кабат күп итеп су сибегез. Һәм соңгы тапкыр көз көне сибәргә кирәк. Югыйсә алмагачлар кыш көне корып бетәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса