Кабатланмас моңнар
Исемнәре халкыбыз күңеленә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләребез бар.
Якташыбыз композитор Фәтхерахман Әхмәдиев шундый шәхесләрнең берсе. Менә ничә буын инде аның моңында тәрбияләнә. Аның исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән хөрмәт белән саклана.
15 ноябрь – Фәтхерахман Әхмәдиевның туган көне. Шул уңайдан аның исемен йөрткән урамда, ул яшәгән йорт нигезенә истәлек тактасы куелды. Әлеге эшне башлап йөргән Мансур Габдрахман улы Хафизовка район мәдәният бүлеге, авыл җирлеге, туганнары теләктәшлек күрсәткән.
Көн яңгырлы булса да чарага халык күп җыелган иде. Һәрберсенең диярлек күңелендә Фәтхерахман Әхмәдиев белән бәйле истәлекләр яши. Туган ягының сихри моңнарын җырларга күчергән шәхеснең иҗаты мәңгелек икәнлегенә, аның җырларының киләчәктә дә халкыбызның милли йөзен, рухын саклап калырга ярдәм итүенә бер дәлил иде бу. Чарада чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов, Әлмәттән кайткан якташлары, күренекле шәхес Мансур Хафизов та шул хакта әйтеп уздылар.
Тантаналы чара Тәберде Чаллысы мәдәният йортында концерт белән дәвам итте. Биредә авыл үзешчәннәре композиторның җырларын башкардылар, якыннары, дуслары, туганнары чыгыш ясадылар. Гармун моңнары тынып тормады. Авылдашлары гармунчы Илфат Сәлахиевның Ф. Әхмәдиев көйләрен башкарганда тамашачылар җырга кушылды. Искиткеч матур кичә булды ул. Татарстанның атказанган артисты, күп җырлар авторы, композитор Илдус Низамов һәм аның җитәкчелегендәге легендар “Йолдыз” ансамбленең кайтуы да бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде. Авыл мәдәният йорты композиторның халыкчан музыкасына күмелде. Тамашачылар Ф.Әхмәдиев җырларын йотылып тыңладылар, башкаручыларга рәхмәт йөзеннән залны куәтле алкышларга күмделәр.
Котлы Бөкәш авылы мәктәбендәге Туган якны өйрәнү музеенда Фәтхерахман Әхмәдиевның бүген дә күп истәлекләре саклана. Чара барышында шулай ук композиторның Берсут ял йортында эшләгән чагындагы фотоаппараты, гармуны, язган кайбер ноталары, тарихи ядкарь булып сакланган фотосурәтләре урнаштырылган күргәзмә белән дә танышу мөмкинлеге бар иде.
Туган төбәгенең тарихын, яхшы белгән, югары эчке культурага бай Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы халкы бу көнне тагын бер игелекле гамәл башкарды. Тәберде Чаллысы авылы мәдәният йортына композиторның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Фәтхерахман Әхмәдиев исеме бирелде. Халкыбыз, җитәкчелек тарафыннан шундый игътибар, хөрмәт булганда татар дөньясында аның җырлары, иҗаты яшәр әле. Юкка гынамы, күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнәшева “Фәтхерахман Әхмәдиев – үзешчән композиторларның Салих Сәйдәшеве ул” димәгән!
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia