Кабак белән алма согы
Кабак белән антоновка алмасын бертигез күләмдә алабыз.
Кабакны чистартып, зур кәстрүлдә пешерәбез, блендер белән бутап, боламык ясыйбыз. Алманы сок чыгаргычтан чыгарабыз. Сөзеп, кабак янына салып, кайнап чыкканчы тотабыз. Күбекләрен җыеп алабыз, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачын ябып куябыз. Мин шикәр комын салмадым, баллы яраткан кешегә салса да була.
Тәския Вәгыйзова.
фото ,чыганак
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kabak-beln-alma-sogy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа