Кабак ашы
Кирәк булачак:
* 1 кг кабак;
* 1 зур суган;
* 1 уртача зурлыкта кишер;
* 1 помидор;
* 1 л тирәсе шулпа;
* тоз.
Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Тирән эчле кәстрүлгә үсемлек мае салып, суган белән кишерне кыздырдым. Шуңа шакмаклап туралган кабак белән помидор салдым, аннан шулпа агызабыз. Капкач белән томалап, ярты сәгать тирәсе пешердем. Кабак пешкәннән сон блендер белән боламык ясадым.
Табынга чыгарганда ашка кабак төше кушарга, киптерелгән ипине шакмаклап турарга була. Һәм лимон согы сыгарга да була.
Тәмле булсын!
http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/kabak-ash
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа