Кабачкидан коймак
Коймак әзерләү өчен:
1 стакан сөт,
2 йомырка,
300 гр кабачки,
1 стакан он,
1 чәй калагы сода,
3 чәй калагы шикәр комы,
0,5 чәй калагы тоз,
50-100гр көнбагыш мае кирәк булачак.
Кабачкины вак тешле угычтан чыгарырга, чәй содасын кайнап торган сөткә салып сүндерергә. Югарыда санап киткән барлык әйберләрне бергә кушып, әйбәтләп бутарга һәм майлы кызган табада пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
фото http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/kabachkidan-koymak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа