Иванай авылында яшәүче Волковлар гаиләсенә тиңнәр юк
Каз. Чаллы җирле үзидарә советы биләмәсендә урнашкан Иванай авылы халкы гомер-гомергә хезмәт сөючән булулары белән аерылып торалар.
Алар бүген дә әле биредә район халкына үрнәк булырлык итеп яшиләр һәм нәтиҗәле хезмәт куялар. Җирле үзидарә советы башлыгы Иван Ананьев белән үз төбәкләренең данлыклы кешеләре, хезмәт сөючән халкы турында сөйләшеп утырганда ул безгә гомер буена биредә мактаулылар рәтендә булган Волковлар белән очрашырга киңәш итте. Үзенә кичекмәстән район үзәгенә чыгып китәргә кирәк булганга, әлеге очрашуда катнаша алмавына үкенечен белдереп гафу үтенде.
Әлеге хезмәт сөючән, тырыш гаилә яшәгән йортны эзләп безгә озак вакыт үткәреп йөрергә туры килмәде. Авылга кергәч тә сул яктагы юл, капка төбе, урамнары киң итеп трактор белән кардан чистартылып ачылган хуҗалык аларныкы булып чыкты. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дип халкыбыз менә шундый хезмәт сөючән гаиләләр хакында сокланып сөйли инде авыл җирләрендә. Без килгәндә капкаларын киң итеп ачып ишек алдында өелгән карны киленнәре Марина тирән эчле таз ярдәмендә тыныч кына урамга ташый иде. Ире Валерий тракторы белән малларга рулонлы печәннәр кертеп урнаштыра. Гаиләдә әнә шулай һәркем үз эше белән мәшгуль. Шулай булмаса, монда 32 баш терлекне ничек итеп карап-тәрбияләп бетерергә мөмкин. Үзе бер бәләкәй генә ферма бит ул. Малларның барысы да бакчаларындагы иркен утарда тезелешеп печән ашыйлар.
Волковлар гаиләсе бу авылда әнә шулай гомер-гомергә үз хезмәтләре белән макталып көн күрәләр. Гаилә башлыгы Сергей белән аның тормыш иптәше Нина шушы авыл җирлегендә туып үскәннәр. Яшьлек елларында алар икесе дә әти-әниләре үрнәгендә терлекчелектә хезмәт куйганнар. Сергей ул елларны хәтер дәфтәрендә барлап үз кичерешләрен безнең белән дә уртаклашып алды;
-Рәхәт,күңелле еллар иде ул, барыбыз да бертигез шартларда яшәдек. Киләчәк хакында артык баш ватмадык. Берәүне дә торак йорт җиткезү мәсьәләләре борчымады. Мондый мәшәкатьләрнең барысын да колхоз идарәсе үз өстенә ала иде, барыбызны да тотрыклы эш урыны, бер дигән йорт-җир белән тәэмин иттеләр. Бигрәк тә колхозыбызны Әмир Минвәлиевич җитәкләгән елларда күп эшләр башкарылды, яңа йортлар калкып чыкты, производство биналары төзелде, фермада эш шартлары да нык яхшырды,-дип әңгәмә барышында ул тыйнак кына үз үткәннәре хакында фикерләре белән дә уртаклашып алды.
Автор Идрис Аметов. Тулырак " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа