Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлсубино авылында махсус хәрби операциядә һәлак булучы истәлеген мәңгеләштерделәр

Бүген Юлсубино авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Россия Хәрби Көчләре капитаны Иван Головин исемен мәңгеләштерү максатыннан, аның йортында мемориаль такта ачу тантанасы булып узды.

Бирегә район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, мәрхүмнең әти-әниләре, хатыны Ләйсән һәм кызы, сугышчан дусты, авылдашлары җыелган, мәктәп укучылары, яшь армиячеләр отряды килгәннәр иде.

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Гарипов башлаган рәсми өлештән соң чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Ләйсән Головина,  Фәнил Фатыйхов,  сугышчан дусты үзләренең җылы  сүзләрен җиткерделәр.

Иван Головинның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге  саклансын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев