Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы соңгы ветеран вафат

Үлем аяусыз... Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында 1925 елны туган Госман Мөбәрәкҗан улы Мөбәрәков та арабыздан мәңгелеккә китте. Ул авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылардан исәннәрнең соңгысы иде.

Әле соңгы елларга кадәр җәй көннәрен туган нигезендә уздырырга кайта иде. Балалары кадер-хөрмәтендә яшәде. Авыл халкы да ихтирам итте үзен. Сабантуйларда мәйдан уртасына чакырылып авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан хөрмәткә лаек булды.

Мәрхүмне соңгы юлга озатканда район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова аны җылы сүзләр белән искә алып, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Без дә кайгы уртаклашуларга кушылабыз, Урыны җәннәттә булсын мәрхүмнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса