Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлсубино авылы мәдәният йортында «Тукай әнкәсе - Бибимәмдүдә» спектакле күрсәтелде

Район мәдәният учакларында, мәктәпләрдә, Агротехникумда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан күп төрле чаралар уза.

Кичә Юлсубино авылы мәдәният йортында да язучы Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә абыстай» дигән әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Тукай әнкәсе - Бибимәмдүдә" спектакле күрсәтелде.  Аның сценариен авыл китапханәчесе Назирә Минеханова язган.  Рольләрне авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, авылда яшәүчеләр, мәктәп балалары башкарганнар.

Спектакль шулай ук Равил Шәрәфиев исемендәге район театр фестивале конкурсында катнашучы булганга аңа бәя бирергә район халык театры  режиссеры Илназ Шакиров һәм театр артистлары да килгән иде.

Тамашачы спектакльне алкышлап кабул итте һәм анда катнашучыларга ижади уңышлар теләде.

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев