Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларына бәхет яугыры

Автомобиль йөртүчеләр бүген хуҗалыкларда ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый.

Идрис Аметов


Күптән түгел генә «Кама- Агро» хуҗалыгы техника утарына барып чыккач биредә безгә озак еллар дәвамында «КамАЗ» автомашинасын йөртүче  Рөстәм Галиевне мактап телгә алдылар.  Инде күпләр төшке ашка өйләренә таралышканлыктан, китәр юлга әзерләнгәндә, безгә  гараж эчендә аның  үз техникасы тирәсендә чуалуын килеп әйттеләр. Кечкенәдән  киеренке хезмәттә өлкәннәргә булышып үскән егет, менә шулай үзенең шәхси вакыты белән хисаплашмыйча, башлаган эшен тизрәк тәмамлау өчен тырыша иде.
Егет кыш айларында бер көн эштән калмыйча олы арба тагылган «КамАЗ»ы белән ерак рейсларда йөреп өенә кайтып та керми диярлек. Хуҗалык өчен ул ашлама, чәчүлек орлык һәм башка шундый кирәк-яраклар ташыган. Массалы төстә язгы кыр эшләре барган чорларда гадәттәгечә ул берәр атнага автомашинасын куеп бик җентекләп, төзәтеп, техник карау үткәрү ниятеннән ялга туктарга гадәтләнгән. Аннары, яз айларында йөк машиналарына олы трассаларда чикләү кертелүе дә аны шуңа этәрә.
Егет бу хезмәткә әтисе Хатыйп абыйдан өйрәнгән. Ул да гомере буена диярлек шушы хуҗалыкта автомашина йөрткән. Өлкәннәрнең әйтүләренә караганда ул әнә шушы «ГАЗ-51» автомашинасы белән дә ерак юллардан кайтып кермәгән. Үз эшен күңел биреп башкарганга ерак рейсларга күбрәк аны җибәргәннәр. Улының сүзләренә караганда, бары тик соңгы елларында гына әтисе «Газ-53» автомашинасында хезмәт куйган. Шулай итеп ул ярты гасырга якын гомерен тәгәрмәч өстендә үткәргән. Ир-егетләр өчен кирәкле бу һөнәр серләренә Рөстәм үзенең мәктәп елларыннан әтисеннән өйрәнеп калган.                                                

 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

 

                                                                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев