Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче Шәйдуллиннар гаиләсенә тиңнәр юк
Әллә инде кече яшьтән үк физик эш белән чыныгып үскәнгә авыл егетләре үзләренә йөкләнгән хезмәтне һәрвакыт тел-теш тидермичә башкарырга күнеккәннәр.
Әле шушы көннәрдә генә районыбызның Югары Тегермәнлек авылына барып чыккач биредә озак еллар дәвамында баш белгеч һәм соңгы елларда шушы хуҗалыкны җитәкләгән Рәҗәп Сафин безгә Айнур Шәйдуллин исемен мактап телгә алды. Үрнәк итеп күрсәтерлеге дә бар икән шул үзен. Чөнки, аны күп еллардан бирле инде биредә алыштыргысыз механизатор, дип мактап телгә алалар. Егет бу хезмәт нечкәлекләрен әтисе Хәкимулла абзыйдан мирас итеп алган. Гомер-гомергә килгән күркәм гадәт буенча ул гаиләдә тәгәрәшеп үскән дүрт бала арасыннан төпчек малай буларак мәктәпне тәмамлагач әти-әнисе янында төпләнеп калган. Мәктәптән соң күп кенә иптәшләре кебек район үзәгендәге һөнәри уку йортында укып, ир егетләр өчен бер дигән тракторчы-автомобиль йөртүче хезмәте нигезләрен үзләштергән. Аннары, мәктәп елларында аңа 12 яшеннән үк авылның бай тәҗрибәле механизаторлары янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куюының да уңай йогынтысы тими калмагандыр. Ә үзенең мөстәкыйль хезмәт юлын ул “Сибиряк” комбайнында башлап җибәрә. Менә шуннан бирле Айнурның әле техникадан аерылганы юк. Иртә яздан ул төрле егәрлектәге тракторларга утырып туфрак хәстәрләү, җир тырмалау һәм әлбәттә инде чәчүдә башлап йөрсә, урып-җыю чорында “кыр корабы”на утырып иген диңгезендә йөзә. Кыскасы, хуҗалыкта аны бер дә тикмәгә генә менә шундый уңган-булган тырыш механизатор, дип мактап телгә алмаганнардыр шул. Аннары аңа авылда иң олы, куәтле “Кировец” тракторын ышанып тапшырулары да очраклы хәл түгел...
Хезмәттә генә түгел, көндәлек тормышта да гел алда, мактаулы гаилә бу. Гомер юлдашы Гөлсинә белән алар авылда ун баш мөгезле эре терлек асрап көн күрәләр. Дөресен генә әйткәндә, балаларына да менә шулай кече яшьтән үк күркәм хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр. Олы кызлары Гүзәл бүгенгесе көнне 11 нче сыйныфта белем ала. Укуын киләчәктә югары уку йортында дәвам иттерү турында уйлана. Ә җиденче сыйныфта укучы уллары Илназ әтисенең ышанычлы ярдәмчесе. Аларның менә шулай үзара ярдәмләшеп, бер-берсенә булышып яшәүләре, тырыш, хезмәт сөючән гаилә булуларын күрсәтә. Аннары, бүгенгесе көнне авыл җирендә сирәк күренешкә әйләнеп барган тагын бер хәлне телгә алмый мөмкин түгел. Бердәмлектә яшәп аларның гаиләсе дүрт баш савым сыеры асравы гына да күпләрне сокландыра. Ә моны алар үзләре гадәти хәл дип саныйлар. Әле менә көндәлек хезмәте, тормышы, яшәеше хакында кызыксынгач та, ул бүгенгесе көнне авыл җирендә барысы да шулай яши инде, дип сүзен кыска тотты. Авыл егетләре шундый тырыш, тыйнак инде безнең.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia