Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары бәяләнде

Күп еллардан бирле дәвам иткән күркәм гадәт буенча хәлиткеч урып-җыю эшләренә әзерлекнең торышын тикшерү быел да киеренке һәм җитди шартларда үтте.

Комиссия эшендә республикабыз Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе бүлек башлыгы Рәдис Кадыров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Рәмис Заһидуллин белән бергә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев җитәкчелегендәге бер төркем белгечләребез катнаштылар. Абруйлы комиссия эшне быел да “район капкасы” исемен йөрткән “Кама-Агро” хуҗалыгындагы эшләр белән танышудан башлап җибәрде. Шулай итеп алар алдан билгеләнеп планга куелган 8 хуҗалыкта булып комбайннарның кыр эшләренә әзерлеген генә түгел, беренче чиратта яңа уңыш ашлыгын кабул итү системасы белән дә җентекләп таныштылар.  Алар урыннарда булганда гадәттәгечә техника утарлары белән беррәттән барлык  ындыр табакларын күздән кичереп, гамәлдә булган ашлык чистарту һәм киптерү җайланмаларының әзерлеген күздән үткәрделәр. Бер үк вакытта кырдан икмәк ташырга тиешле автомашиналарның  җиһазланышы, ындыр табагында үлчәү техникаларының төзеклеге, урып-җыю барышында урыннарда төгәл учет булдырылуы һәм әлбәттә инде, комбайннарның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүләренә дә зур игътибар бирделәр. Комиссия әнә шулай районыбыз хуҗалыкларында булып барысын да бик җентекләп энә күзеннән үткәреп гадел  бәя чыгардылар. Соңыннан барысын да кат-кат исәпләгәннән соң куелган бәяләргә йомгак ясап урып- җыю эшләренә кемнең-ничек хәстәрлек чаралары күрүләре ачыкланды. Шулай итеп, быелгы уракка үрнәк төстә әзерлекләре белән «Кулон-Агро»  хуҗалыгы лаеклы төстә беленчелеккә ия булды. Икенче-өченче урыннарга «Солтан»  белән «Имамиев» фермерлык хуҗалыклары лаеклы дип табылдылар. Хәзер инде аларга боларның барысын да киеренке хезмәттә исбатлыйсы гына калды. Әлегә барлык хуҗалыкларда да “Яшел урак” темпы сүрелмичә дәвам итә. Монда да кулонлыларга тиңнәр юк дип әйтергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев