Исламия Вәлиева 37 ел инде халыкка хезмәт итә
Авыл җирлегендә яшәүчеләргә үз вакытында медицина ярдәмен алу мөмкинлеге булу иң мөһим нәрсәләрдән санала.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кадрлар җитмәү проблемасы хәзер кискен чагыла. Кайбер авылларда медицина белгечләре булмавы бик авыр хәл. Ә менә авылда яшәп, көнен-төнгә ялгап халыкка булышучы медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтмичә булмый. Нәкъ менә алар, кайчагында эш шартларына да, хезмәт хакы күләменә дә, шәхси тормышларына да карамастан, үзләрен бу катлаулы, изге эшкә багышлыйлар. Бирдебәк авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче шәфкать туташы Исламия Вәлиева 37 ел инде халыкка хезмәт итә. Ә бу эш гадәти түгел. Чөнки аның янына көндез дә, төнлә дә кешеләр ярдәм сорап килә.
Авылда хәзер күбесенчә пенсионерлар яши. Ялгызы гына гомер кичерүче сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Нәкыя апа Гыйлаҗева күптән түгел Исламия Вәлиева тырышлыгы белән аякка басты. Нык авырган иде, бик курыккан идек аның гомере өчен. Капкасын да бикләп ята алмады, утын да сүндермәде, урыныннан да кузгала алмады. Яшь бала карагандай карады аны фельдшер. Көненә өч тапкыр өенә дару бирергә, укол ясарга йөрде, ашарына пешереп алып килде. Ничекләр өлгергәндер! Башкалар турында уйлый һәм кайгырта торган шәфкать туташлары күбрәк булсын иде.
Евдокия Толстова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа