Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ислам абый Ильясовны искә алып...

Еш кына күңелдә үткән хатирәләрне яңартып утырганда районыбызның иң эре хуҗалыкларын барларга яратам.

Эшкә килеп урнашкан елларның берсендә редакциябезнең дәрәҗәле һәм хөрмәтле хезмәткәре, остазым, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ислам абый Ильясов белән Корноухово якларына чыгып киткән идек. Яшь журналист буларак миңа аның барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгын яхшы белүе һәм озак еллар дәвамында редакциядә шул катлаулы бүлекне оста итеп җитәкләве зур соклану хисләре уятты. Аннары аның һәрбер хезмәт кешесе белән җылы әңгәмә кора белүе дә хәтердә уелып калган. Без иң элек аның белән ул чорларда мактаулы савымчылары белән республикабызда дан тоткан Тулуш терлекчеләре белән очраштык. Аннары соңыннан да бирегә килеп әлеге төбәкнең  уңган игенчеләре турында бергәләшеп күләмле язмалар хәстәрләгән вакытларыбыз булды. Аның белән хуҗалыкларга чыгып йөргән вакытта мин үзем өчен остаз-каләмдәшемнән күркәм сыйфатларны үземә алырга тырыша идем.

Мисал өчен,  ул чорларда районыбызда гына түгел, республиканы гөрләткән савым осталары, Татарстан Югары Советы депутаты һәм Ленин орденлы Мәйсәрә апа Нуриева, легендар савымчы Кәшифә апа Төхвәтовалар белән якын кешеләр кебек аралашуларны ничек онытасың? Чөнки, тулушлылар  озак еллар дәвамында район хуҗалыклары арасында алдынгылыкны бирмәделәр. Данлыклы ферма эшчәннәре арасында нык макталган  Рәкыя Хәсәнова, Гөлинә Хөснетдинова, Нуридә Исмәгыйловалар хакында да тирәнтен кызыксынып куен дәфтәренә теркәгәннән соң без гадәттәгечә аның белән янәшәдәге Чирмешән авылына юл тота идек. Ул вакытларда гына аның шушы төбәктә туып үскәнлеген  аңладым. Әллә шуңа инде, бу авыл  кешеләре минем күңелемә шул чорлардан ук  якынаеп калдылар. Әнә шулай без аның белән авыл җирләренә һәр чыгуыбызда айлар буена бүлмәдән чыкмыйча иҗат итәргә җитәрлек искерми торган бай материал туплап кайтырга гадәтләндек. 
Каләмдәшемнең кешелеклелеген, тыйнаклыгын, гади хезмәткәрләргә карата зур хөрмәт белән каравын һәм бүгенге буын журналистларда сирәк очрый торган әдәплелек кебек күркәм гадәтләрен үземә дә юлдаш итәргә тырыштым. Гомумән, мин аңа тормышның ачысын-төчесен бик яхшы татыган якын туганым кебегрәк карый идем. Әмма, тыштан кырыс һәм каты күңелле булып күренгәнгәмедер бер вакытта да аны җитди эшеннән бүлеп юк-барга аптыратып йөрергә яратмадым. Шулай да бер хатирә күңелемдә уелып калган. Яшьлек дәрте белән чабып газетабыз битендә дөнья күргән тәнкыйть мәкаләсе өчен үземне судка биргәннәренә тирәнтен уйланып, бу хәлдән ничек чыгарга инде? дип борчылып йөргән көннәрдә, баш мөхәрриребез Ислам абый мине көтмәгәндә үзенә чакыртып алды. Бу хәлдән соң, тик тора белмисең дә инде малай, дип тагын да нык шелтәләр инде дигән уйлар белән кыюсыз гына бүлмәсенә кердем. Ул гадәти булмаган йомшак тавыш белән каршы алып зур өстәле каршысындагы урындыкка  утырырга кушты. Бу минутта аның йөзендә элеккеге усаллыгының эзе дә калмаган иде. Сүзен озак сузмыйча ул, энем борчылып йөрүләреңне күрәм, без барлык коллективыбыз белән сине яклап судка менәчәкбез, гаделлек җиңәчәгенә ышанычыңны югалтма, дип тынычландырып озаткач күңелгә рәхәт булып киткән иде.  
Шуңа, авыр минутларымда Ислам абый исән булса нинди киңәшен бирер иде икән, дигән сорауны бик еш үземә бирергә гадәтләнеп киттем. Барыннан да бигрәк, аның миңа җир кешесе һәм ферма маяклары турында кызыклы, мавыктыргыч, эпизодларны оста итеп кулланып язмалар туплау нечкәлекләре  хезмәт юлымда да бик ярап куйды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев