Иске Арыш авылында “Кичке капка төбендә” дип исемләнгән чара узды
Социаль челтәрләрдә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган күңелле чаралар белән танышып барам мин.
Үзем дә шул өлкәдә эшләгәч һәркайсын кызыксынып, яратып карыйм. Бу безнең эшебезне күрсәтү генә түгел, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен дә бик кирәкле гамәл.
Күптән түгел үзебез дә Иске Арыш авылында элекке гореф-гадәтләрне яңартып “Кичке капка төбендә” дигән матур чара уздырдык.
Күпләребез хәтерлидер, авылларда кояш батып йорт тирәсендәге эшләр бетүгә капка төпләрендәге утыргычлар, эскәмияләр күрше-тирәдә яшәүче абый-апалар, яшьләр белән белән тула иде. Кемдә нинди яңалык булган, нәрсә эшләнгән – барысы да шунда сөйләшенә. Урамның бер башында гармун тавышы ишетелсә барысы бергә җыелып кич утырулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, күмәк уеннар, биюләр капка төбендә тынып тормый иде.
Чараны әзерләгәндә иң элек күңел түрендәге әнә шул хатирәләр барланды. Татар халкының бизәге булган чигүле сөлге, тукылган япмалар белән капка-коймаларны, утыргычларны бизәдек. Гармунчыларыбыз да, кич утырырга килгән яшьләребез дә озак көттермәде. Рәхәтләнеп күңел ачтык, җырладык, халкыбызның элеккедән килгән күмәк уеннарын уйнадык. Бу чараны авыл халкы бик яратты. Монда без яңа талантларны да, җыр-биюгә оста егет-кызларны да күрдек. Рәхмәт, авылдашларыма. Эшләргә дә, матурлык тудырырга да, күңел ачарга да өлгерәләр. Милли гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга җиткерү өчен капка төбендә кич утырулар әле тагын булыр дигән өметтә калдык.
Зәмзәмия Зәйнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia