Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Арыш авылына «Өмет» халык фольклор ансамбле концерт белән килде

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбыз мәдәният учакларында күп төрле мавыктыргыч чаралар узды.

 Безнең Иске Арыш авылы мәдәният йортында да 4 октябрь көнне район Мәдәният йорты каршында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдертдинова житәкчелегендә эшләүче «Өмет» халык фольклор ансамбле концерт белән килде.  Үзләренең гастрольләр сезонын безнең авылда башлап җибәрделәр. «Сез хөрмәткә лаек кешеләр» дип исемләнгән кичә өлкәннәргә багышланган иде. Ул көчле алкышлар астында узды. Тирән эчтәлекле, мәгънәле   чыгышлары  белән искеарышлыларга матур бәйрәм бүләк итте алар. 
Район мәдәният йортында хезмәт куючы чибәр, яшь,  талантлы алып баручы кызларыбыз Гөлия Кәримуллина белән Гөлшат Галиевага да рәхмәтлебез. Ансамбль җитәкчесе тарафыннан матур, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, моңлы  җырлар белән төзелгән сценарийны бик матур итеп  алып бардылар.
«Авыл офыклары» газетасында озак еллар хезмәт куйган шагыйрә, бик күп китаплар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллинаның үзе иҗат иткән «Кунак кемгә килде?» тәрбияви шигыре тамашачыны изгелекле, игелекле, мәрхәмәтле  булырга өндәде. Шулай ук Суфия Камалова Муса Җәлилнең «Күршеләр», Дания Ибраһимова Самат Сәхибгәрәевнең «Әниемә» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ансамбль башкаруында «Их чибәр кыз икән», «Картуф», «Өммегөлсем», «Мәк чәчәге» кебек татар халык җырлары яңгырады. Нурия Садыйкованың «Шахта», Мәрзия Сәфиеваның «Имәннәр», Рәкыя Җамалетдинованың «Яшьлегем хисләре»   җырларын башкаруын да яратып тыңладык.  Суфия Камалова һәм Мәрзия Сәфиева - «Наласа», Дания Ибраһимова һәм Рәкыя Җамалетдинова - «Ялгыз агач»,  Рәсимә Гарифуллина  һәм Семен Кузнецовның дуэт белән башкарган «Һәр көнне керәсең төшемә» җырлары да матур яңгыраш алды.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Зәмзәмия Зәйнуллина.
Иске Арыш мәдәният йорты мөдире.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса