Искәндәр Мутиев: «Тамашачы булганда театр яши»
Балык Бистәсе республикабызга бик күп иҗат әһелләре биргән данлыклы төбәк. Алар арасында нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты дигән мәртәбәле исемнәргә лаек булганнары да бар.
Әмма халыкның хөрмәте, тамашачының ихлас алкышы, рәхмәте иң кадерлесе, олысы...
Искәндәр Мутиев, Мотыйгулла, Мутаян... Ничек кенә эндәшсәләр дә аның халык алдында мактаулы исеме, алай гына да түгел, танылулы үз урыны бар. Тамашачы аны юмор һәм сатира остасы, Түбән Каманың “Мунча ташы” эстрада миниатюралар театры артисты буларак таный, белә. Аны сәхнәдә күрүгә үк күңелләргә ниндидер бер рухи җылылык бөркелә, йөзләргә елмаю куна. Әнә ул усал кайнана, әби образында, шул ара да булмый, аны әрмән егете, Әлмәндәр бабайның 90 яшьлек улы ролендә күрәсең. Якташыбыз, күпкырлы шәхес, Татарстанның халык артисты Искәндәр Мутиев белән булган бүгенге әңгәмә күпләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
–27 март – Халыкара театр көне. Бу көн сезнең өчен дә билгеле бер әһәмияткә иядер. Әйтегез әле, ничек сез “Мунча ташы” театры артисты булып киттегез?
–Көн кадагындагы сорауларга җавап эзләүче, заман сулышын тоеп яшәүче театр нинди генә катлаулы чорларда да эшләүдән туктамаган. Чөнки театр – меңнәрнең күңелен дәвалый, хыял, матурлык, өмет бүләк итә. Түбән Каманың “Мунча ташы” театрының да мактаулы үтелгән юлы бар. Инде менә 40 елдан артык тамашачы белән бергә ул.
Минем анда килүем көтелмәгәндәрәк булды. Дөресрәге, сәхнәгә урау юллар аша килдем. Казан кооператив техникумын уңышлы тәмамлаганан соң сәүдә өлкәсендә директор урынбасары, җитәкче булып эшләдем. Сәнгатьне яратуым исә мине “Яшьлек” ансамбленә алып килде. Анда җырлап йөргәндә “Мунча ташы”на чакырылдым. Һәм 1988 елдан мин “Мунча ташы” театрында эшлим.
–Сезне тамашачы күбрәк әби ролендә күрә. Һәм бу бик тә уңышлы, тамашачы өчен бик тә күңелле образ. Сәхнәдә әби булып уйнау авырмы?
–Җиңел димәс идем. Чөнки без бит ир-ат (көлә). Әмма күңелең, җаның белән театрга бирелгәнсең икән, бар тырышлыгыңны шуңа бирергә кирәк. Тамашачы синнән кызыклы тамаша көтә икән, һичшиксез, аның өметен акларга тиешсең. Ә әби роленә кереп китүемә миңа башкорт артисты Бәрхәт Гәрәев этәргеч бирде. Аның зирәк авыл әбисе булып уйнаганын күргәч, мин ике ел көзге каршында әби булырга өйрәндем. Сәхнәдә тавышны гына түгел, йөз мимикасын да, гәүдә торышын да килештереп уйнарга туры килә. Һәр образыңны бөтен җаның-тәнең белән бирелеп уйнасаң гына күңелле, кызык килеп чыга. Ә инде тамашачыга ошый икән, мин моңа бик шатмын.
– Балык Бистәсе халкы “Мунча ташы” театрын һәр елны көтеп ала. Аның аншлаг белән үтүе театрга булган мәхәббәт, сезгә булган хөрмәт тә. Моңа сезнең карашыгыз?
–Мин Балык Бистәсенә һәрвакыт сөенеп, үзгә бер шатлык белән кайтам. Якташларым алдында чыгыш ясау, әлбәттә, җаваплылык хисен арттыра. Халык күңеленә юл табу өчен шактый тырышырга туры килә. Шул ук вакытта мин туган ягымнан ниндидер бер илаһи көч тә алып китәм. Ул көч мине иҗатка рухландыра, энергия өсти. Ә инде якташларыма, зал тутырып килгән тамашачыга ихластан рәхмәтлемен. Бергә булганда театр яши, димәк, сезне алда тагын яңа репертуарда, юмор хисендә сугарылган күңелле тамашалар көтәчәк.
–Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Без сезне – “Мунча ташы” театрын кабат үзебездә көтеп калабыз.
Якташыбыз, Түбән Тегермәнлек авылы егете, бүгенге көндә Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле дәрәҗәгә күтәрелгән Искәндәр Мутиев белән әңгәмәгә нокта куйсам да, мин күңелем белән һаман аның янында идем. Әнә ул кулына гармунын алган да үзе яратып җырлый торган халкыбызның “Умырзая” көен суза. Гармун күрегеннән агылган моң бар җиһанга сибелә:
“Боз катлавы эрегәч,
җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз...”
Тәүге яз чәчәге кебек кешеләргә һәрчак матурлык, яктылык өләшкән, юмор хисе белән җаннарны җылыткан Искәндәр Ширияздан улына без дә изге теләкләрне юллыйбыз: иҗат юлыгыз озын булсын, алда тагын да зуррак, мәртәбәле уңышлар көтсен!
Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia