Ишегаллары төзекләндереләчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - “Бердәм Россия” сәяси фиркасе әгъзалары ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” (“Наш двор”) республика программасын булдыру турында тәкъдимнәр белән чыктылар.
Моңа республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгате сәбәпче булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерү буенча максатлы программа эшләргә йөкләмә бирде.
Биш ел эчендә (2020-2024 еллар) Татарстанда шәһәр һәм район үзәкләренең күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерергә тәкъдим ителә.
Гөлназ ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа