Иртәгә Җөри авылында Питрау җыены була
Көрәш тәмамлангач, учак аркылы парлап сикерү уены булачак, бәйрәм кичке биштән төнге икегә кадәр дәвам итәчәк.
Иртәгә, 14 июльдә, Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында "Питрау җыены" фестивале була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә Башкортостан, Татарстан, Чиләбедән 35 керәшен фольклоры коллективлары, 60 меңнән артык кунак катнашуы көтелә, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Быел Җөри авылында Питрау бәйрәме 19нчы тапкыр уздырыла.
"Питрау-2018" программасы буенча, кичке биштә ат чабышы була. “Димче почмагы”, “Кряшен авылы”, “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее, "Әкият" балалар мәйданчыгы эшли башлый.
Тантаналы ачылыш кичке алтыда башланыр дип планлаштырылган. Тантанада “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе, котлаулар, бүләкләүләр булачак.
Шуннан соң барлык мәйданчыклар эшли башлый. Үзәк мәйданда халык уеннары, көрәш, “Керәшен авылында”, “Кубызчы Макар алачыгы”, “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты, Питрау учагы булачак.
“Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгында матурлык конкурсы оештырылачак.
Кичке сигездә “Питрау” яшьләр дискотекасы башлана.
Төнге бердә Питрау фейерверкы була. Көрәш тәмамлангач, учак аркылы парлап сикерү уены башлана.
Бәйрәм төнге икедә тәмамланачак.
фотоaddnt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа