Иртәгә Казанда Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлашачаклар. Бу хакта аның сеңлесе Эльвина Гыйльманова социаль челтәрләрдә тараткан хәбәрдә әйтелә.
Ралина Гыйльманова 25нче декабрь көнне Сочи шәһәре янында, Кара диңгез өстендә һәләкәткә юлыккан Ту-154 очкычы пассажиры иде. Авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында "Беренче канал", "НТВ", "Звезда" телеканал журналистлары, халыкта доктор Лиза буларак билгеле Елизавета Гланка һәм Александров ансамбле артистлары. Ансамбль Сириядәге Россия хәрбиләре өчен яңа ел концерты куяр өчен Сочи аэропортыннан очып киткәч, һәлакәткә очрады.
Ралина Гыйльманова Казанда туа. Хореография училищесында укый, параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.«Кострома» балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.
Хушлашу 16 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә, Казан шәһәре Киров районының Маломосковская урамы 28нче йортта (12 фатир) булачак. Эльвина Гыйльманова Ралинаны соңгы юлга озатырга теләүчеләрне хушлашу чарасына килергә чакыра.
Нет комментариев