Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртән йөгерергә чыккан егетне аю талап үтергән

Италиядә 26 яшьлек егетне аю талап үтергән.

Соңгы 150 ел эчендә бу – беренче очрак. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

5 апрельдә иртән Третинода 26 яшьлек Андрей Папи Пеллер тавы тирәли йөгерергә чыккан. Шуннан соң ул әйләнеп кайтмаган. Егет спорт мәктәбен тәмамлаган булган.

Андрей кайтмагач, төш вакытыннан соң, аны сөйгән кызы эзли башлый. Эзләү бригадалары оештыралар. 

6 апрельдә иртән Андрейның мәете табыла. Аның гәүдәсендә яралар күп була. Мәетне яргач, аңа аю һөҗүм итүен раслыйлар. 

Италиядә кешегә аю һөҗүм итү очрагы соңгы тапкыр былтыр мартта теркәлгән. Ул чакта кеше котылып калган. Соңгы 150 ел эчендә илдә кешеләрнең көрән аю белән очрашу очрагы 7 тапкыр теркәлгән. Аларның берсендә дә кешеләр үлмәгән, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/irtan-iogererga-cykkan-egetne-ayu-talap-utergan-5858579

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса