Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иркә: «Иремне күпме куып карадым, әмма мәхәббәт көчлерәк булып чыкты»

14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан Иркә үзләренең мәхәббәт тарихлары һәм тату гаилә серләре белән бүлеште.

- Булачак ирем белән тәүге тапкыр эш вакытында очраштык. Дөресерәге, мин эшли идем, ә Артур әлеге мәҗлескә кунак буларак килгән. Аңлавымча, ул миңа шул ук вакытта, шул ук секундта гашыйк булган. Мин, әлбәттә, бераз уйландым. Мәхәббәте шулкадәр көчле булып чыкты: сентябрьдә тәүге тапкыр күрешсәк, март аенда без никах укыттык.

Танышкан көнне ул минем янга берничә тапкыр килеп, талгын биюгә чакырды. Әмма мин ризалашмадым. Сәхнәдә сикерә-сикерә биеп йөрсәм дә, тормышта мин бик җитди кеше, сирәк елмаям, ә таныш булмаган ир-атларга бөтенләй дә елмаймыйм дисәң була. Тәрбия шундыйрак. Артур минем арттан бик күп йөгерде. Көн саен подъезд төбенә килеп баса иде. "Тагы килдеңме?" - дип куа идем. Әмма тора-бара үземнем дә күзем төшә башлады, чөнки ирем бик чибәр. "Миңа син генә кирәк", - дип ушымны алды ул. "Мин - балалы хатын-кыз", - дип тә карыйм, әмма бу сүзләр аны куркытмады. Аннары, ул миннән 3-4 яшькә яшьрәк тә. Мин әйткәннәр аңа барыбер булды. Бик нык гашыйк булып, афәрин, мине үзенеке итте!

Бүгенге көндә мин иң бәхетле хатын-кызларның берсе! Өч балам бар, ирем яхшы... "Яратам!" - дип кенә тора. Ә мин аңа үземнең мәхәббәтемне бер-бер артлы балалар табып дәлилләдем. Әгәр ирем кирәк дисә, тагы биш бала алып кайтырга ризамын. Чөнки мин иремнән бик канәгать: ул - яхшы әти, балалар өчен җан атып тора. Усал мишәр булсам да, ир алдында мин һәрчак баш иям, ул әйткәнне тыңлыйм. Әйтә икән, табам. Әмма әлегә әйткәне булмады.

фото шәхри казан газетасы сайтыннан.

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/irk-iremne-kpme-kuyp-karadym-mma-mkhbbt-kchlerk-bulyp-chykty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев