Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ирина Плотникова : «Командирларыннан килгән рәхмәт хатлары, күңелләргә тынычлык һәм горурлык хисләре өсти»

Әле күптән түгел генә районыбыз чигендәге Алан Полян авылына барып чыккач безгә хәрби операциядәге егетнең әти-әниләре белән очрашырга киңәш иттеләр.

Шулай эшләдек тә, без биредә Плотниковларның мактаулы  гаиләсендә тәрбияләнгән уллары Вадим турында кызыксынудан башладык. Үзенең Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтып бер ел да ял итмичә аны илебездә махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк мобилизацияләп кабат хезмәткә алалар. Егетнең әтисе өйдә булмаганлыктан, без аның әнисе Ирина Ивановнадан улы хакында  тирәнтенрәк кызыксындык. Әлбәттә, һәрбер ата-ана өчен баласы якын, кадерле. Шуңа аларның бары тик уңай  фикер, мактау сүзләре генә әйтүләре табигый хәл. Әмма, аларның булмаганны бар итеп күрсәтмәүләрен яхшы белгәнгә әңгәмәне дәвам иттем.

Авыл җирлеге башлыгы да безгә аларның гадел, тәртипле һәм хезмәт сөючән гаилә булулары хакында кат-кат искәртте. Илебез сагындагы улларының да хәрби операциягә алынганчы әтисе янәшәсендә комбайнда эшләвен, аның әтисе үрнәгендә гомере буена авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куярга, иген-игеп, терлекләр үстерү турында уйлануы хакында да телгә алды әле ул. Хәрби хезмәтеннән кайтып менә шундый изге уйлар белән йөргәндә аны көтмәгәндә һәм уйламаганда  хәрби комиссариатка чакыртып алганнар.  

Менә шул көннән бирле ул “кайнар ноктада”. Дөресрәге, өч ел вакыт эчендә аны әти-әниләре янына, туган авылына өч мәртәбә кыска вакытлы ялга кайтарганнар. Хәер, аны очрашу дип атап та булмый, чөнки исәпле вакыт бик тиз үтеп китә бит ул.  Аннары, ир-малайлар шулай  инде алар, әти-әнисе белән ачыктан-ачык, үз хезмәте, башыннан узган кичерешләре, хезмәттәшләре һәм киләчәккә уй-планнары хакында барысын да бер тәртипкә салып  рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, эч серләрен бушатырга яратмыйлар. Безнең белән әңгәмә вакытында да  әнисе сөекле улына беркадәр үпкәсен белдергәндәй итеп үз фикерләре белән уртаклашты.

Аның сүзләренә караганда, Вадим бик кечкенәдән башкалардан нык аерылып торган. Дөресрәге, башкалар кебек уйнап күңел ачу, дуслары белән аралашудан ул үзенә тәм һәм ямь тапмаган. Өлкәннәр үрнәгендә тәртипле, әдәпле, гадел һәм эш сөючән булуы, башкаларга авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы  белән нык аерылып торган ул. Һәрбер ата-ана  кебек аларның да улларына, кыю, ярдәмчел бул, иптәшләреңә булышудан баш тартма,  дип акыллы киңәшләрен биреп тәрбияләп үстерүләре бер дә бушка китмәгән, күрәмсең. Аларның да тормышларында  куанычлы  минутлар күп булган, әле дә улының үткәннәре әнисенең күз алдында, йөрәк түрендә.

Киеренке хезмәтеннән аны өч мәртәбә туган ягына ялга кайтарулары да бүген бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхет. Аннары командирларыннан килгән рәхмәт хатлары,  әти-әниләренең күңелләренә тынычлык, горурлык хисләре өсти, аның якты киләчәге өчен матур өметләр һәм беркадәр рәхәтлек хисләре уята. Улларының хәрби хезмәтендә берсеннән-берсе катлаулы һәм заманча яңа белгечлекләр үзләштереп үз эшенең чын остасы булып җитешүенә ничек сөенмәсен инде әнисе! Әле мондый олы бәхетләр бүген һәркемгә елмаймый да. Әнисе  сүзләре белән әйтсәк, ул әтисе янәшәсендә йөреп әнә шулай кечкенәдән башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә гадәтләнеп үскән.

Әтисе хезмәт куйган куәтле трактор белән идарә итү  осталыгына өйрәнүенең дә  хәрби хезмәткә чакырылган көннәрендә аңа бик ярап куйган. Егет анда хәрби техника - танк белән идарә иткән. Ә биредә исә аның хезмәте башка заманчарак юнәлеш алган. Күпләр кебек, ул да бу сугыш афәтенең тизрәк тәмамлануы һәм туганнары янына тизрәк әйләнеп кайтып сөекелесе белән гаилә кору, үз нигезләрен булдыру һәм әлбәттә инде әтисе эшен дәвам иттерү турында хыяллана.
   
Аман Камал  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса