Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ир-ат нинди хатын-кызга өстенлек бирә?

Хатын-кызның чибәрлеге - көчле корал. Тик бүген матурлык белән генә ерак китеп булмый. Баксаң, ир-атлар тормыш йөген икәү бертигез итеп тартып бара алырлык хатын-кызларны эзли. Шуңа күрә гүзәл затларның тышкы кыяфәтенә генә түгел, аң-белем дәрәҗәсенә дә игътибар итәләр. Ә менә хатын-кызларга барыннан да бигрәк намуслы ир-атлар кирәк. Булачак тормыш иптәшен...

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсеннән күренгәнчә, гүзәл затларның иң яхшы сыйфаты - чи­бәрлек. Сораштыруда катнашкан һәр өч ир-атның берсе әнә шулай дигән. Икенче урында исә - акыл дә­рәҗәсе. Респондент­лар­ның 17 проценты әйтүенчә, аң-бе­лемле ха­тын-кызлар белән яшәү­нең өстен­лекле яклары күбрәк. Ир-атлар гү­зәл затларда эчкерсезлек һәм гаделлек (һәркайсы 15 процент) кебек сыйфатларны да хөрмәт итә икән. Шулай ук кешелеклелек, акыл­­лылык, тугрылык, хуҗалык алып бару һәм аңлый белү кебек сыйфатларны да еш телгә алганнар.

Белмәсәгез белегез: ир-атлар­ның нибары 1 процентына хатын-кызларда иркәлек, гадилек һәм тыңлаучанлык мө­һим. Сораштыруда катнашучы­лар­ның 12 проценты, гомумән, әле­ге сорауга ни дип җа­вап би­рергә дә белмә­гән. Болар - мөс­тә­кыйль яшәүне өстенрәк кү­рү­челәрдер, мөгаен. Белгечләр алдында җавап тоткан һәр сигез ир-атның берсе әйтүенчә, алар хатын-кызны нәрсә өчендер ярата, тик бу хакта сүз белән әйтеп аңлатып бирә алмый.

Психолог Анетта Орлова сүз­ләренә караганда, мондый җавап­ларга әллә ни гаҗәпләнәсе юк. "Бүген мода бик нык үзгәрде. Элег­рәк ир-ат үзе янәшәсендә баш­ка­ларның күз явын алырлык чи­бәр хатын-кызны күрергә теләсә, хәзер күпчелек матур булу белән бер­рәт­тән, социаль яктан да уңышка иреш­кән гүзәл зат турында хыяллана. Ә моның өчен иң мөһиме - ха­тын-кызның акыллы булуы, әлбәттә. Шуңа күрә респондентлар аң-белем турында сүз кузгаткан да инде. Алар дус-ишләре алдында ха­тынының акыл дәрәҗәсе белән дә горурланырга тели", - ди белгеч.

Хатын-кызларга исә намуслылык әһәмиятлерәк. Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты шун­дый фикер белдергән. Ир-ат­ларда кешелеклелек һәм тугрылыкны да яраталар. Беренче унлыкта әдәплелек, кыюлык, хезмәт сөючән­лек, эшкә сәләтлелек, акыл һәм фикерле булу кебек сыйфатлар да бар. Ә менә иң сирәк телгә алынганнары арасында - чисталык, пөх­тәлек, түземлек, сәламәт­лек, эчкерсезлек, тәвәккәллек, гаделлек, яр­дәм­гә килергә әзер булу һәм тормышта нәрсә кирәк икәнен төгәл белү. Тик кайбер белгечләр әйтү­ен­чә, хатын-кызлар үзләренә нәрсә кирәк икә­нен төгәл белми.

"Сүздә гадел һәм кешелекле ир-атлар турында сөй­лиләр, ә чынбарлыкта исә каба­хәт кешеләргә тартылалар", - ди бел­геч­ләр төр­кеме җи­тәк­чесе Константин Калачев. Аның фике­рен­чә, хатын-кыз­лар мактап телгә алган сый­фатларның барысын бер ир-атта тупласаң да, гүзәл затлар аның артыннан чабып йөр­мәячәк. "Чөнки хатын-кызлар өчен хыял һәм чынбарлык - икесе ике нәрсә. Алар бер төрле уйлый, тик капма-каршысын эшли", - дигән белгеч. Шуңа күрә ир-атларга нәрсә киңәш итәргә дә белмәгәннәр. Нинди булсагыз, шундый булып калыгыз!

Танышу өчен иң яхшы урын кайда? Белгечләр бу сорауга да җа­вап табарга тырышкан. Илдә яшәү­че­ләр­нең яртысы әйтүенчә, булачак тормыш иптәшен дуслар, та­ныш-белешләр арасыннан эз­ләргә ки­рәк. Ни хикмәт, болай фикер йөр­тү­челәр елдан-ел бер үк дәрәҗәдә саклана икән. Танышу өчен тагын бер шәп урын - эш яки уку йорты. Өчен­че баскычта - ки­тапханә, спортзал кебек аерым бер кызыксынуга бәй­ле урыннар. Рес­пон­ден­т­ларның 18 проценты шулай дип җавап биргән. Соңгы бер­ничә елда сөйгән ярын концерт яки театрда эзләп табарга теләү­челәр дә арткан. 2013 елда андыйлар саны 9 процент булса, хә­зер 17 процентка җит­кән. Ни дисәң дә, аң-белем турында сүз кузгату юкка гына түгел. Кинотеатрда яки җәмә­гать транспортында бер күрү­дә гашыйк булу турында уйлап та йөр­мәгез. Сораштыруда катна­шу­­чы­ларның нибары 2 проценты мон­­дый мөмкинлек турында әйт­кән.

    Эльвира ВӘЛИЕВА

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    фото: Artxobby.ru

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев